- хәер
- I. и. 1. Яхшылык, изгелек, игелек, файда. хәб. Яхшы, ярыйсы, хәерле алай булса, бик хәер 2. Садака. с. Садакага килгән хәер икмәк. ХӘЕР СОРАУ (СОРАШУ) – Йорт саен, кеше саен соранып тамак туйдыру. ХӘЕР СОРАШУЧЫ – Теләнче. ХӘЕРЕ БЕЛӘН (БУЛСЫН) – Алда буласы эш-хәлне көткәндә, аның уңышлы, файдалы булуын теләүне белдерә. II. ХӘЕР – кер. сүз. Сөйләм барышында фикернең кинәт кенә үзгәрүен, капма-каршылык булуын, икеләнеп, кыюсызланып калуны белдерә ... үкенде. Хәер, эш үтмәгән әле
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.